«Ветеран» клубында очрашу (18+)
11
Ноябрь 2022
Җомга
Белла Ахмадуллинаны эстрада шагыйрәсе дип йөрткәннәр. Алтмышынчылар дип аталган шагыйрьләр төркеменә караучы шагыйрә ул. Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында үткәрелгән «И, минем оялчан героем!» дигән әдәби-музыкаль кичәсе нәкъ менә аңа багышланды. Наталья Будина башкаруында Б. Ахмадуллина сүзләренә язылган шигырьләр һәм романслар яңгырады. Шулай ук клубка килүчеләр авторның җырларын һәм шигырьләрен укыды. |